Халыклар бердәмлеге көне белән!

2013 елның 4 ноябре, дүшәмбе
Хөрмәтле әлмәтлеләр һәм районда яшәүчеләр!

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән Сезнең барыгызны да дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм.

Халыклар бердәмлеге көне чагыштырмача яңа бәйрәм. Шул ук вакытта, әлеге дата тирән тарихи тамырларга ия һәм һәрберебезнең нинди милләттән, диндә булуына, кайсы телдә сөйләшүенә карамастан , олы дәүләтнең өлеше булуыбызны, бары тик берләшеп кенә зур көчкә ия икәнлегебезне искәртә. Шулай булган да гына без, юлда очраган авырлыкларны җиңеп, куйган максатларыбызга ирешербез.

Кадерле әлмәтлеләр!

Бу бәйрәм көнендә барчагызга да шәһәр һәм районыбызның чәчәк атуына юнәлдерелгән уңышлы эшләр, игелекле һәм дәвамлы гамәлләр телим. Ныклы сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете тормышыгызда аерылгысыз юлдашыгыз булсын.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов
Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гирфанов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International