Бүген Һиҗри буенча яңа 1435 ел башлана

2013 елның 4 ноябре, дүшәмбе
4 ноябрьдә Һиҗри буенча яңа 1435 нче ел башлана. 3 ноябрьдә, кояш бату белән, Зөлхиҗҗә ае тәмамлана һәм 1434 нче ел ахырына якынлаша. Мөселман календаре буенча 1435 нче ел Мөхәррәм ае белән башлана.

Бөтен Ислам дөньясында Мөхәррәм ае бик олы һәм фазыйләтле айлардан санала.

Мөхәррәм ае үзенең изгелеге, мөкаддәс булуы аркасында «Мөхәррәм» дип йөртелә. Мөселманнар, Мөхәррәм аенда нәфел-уразасын тотып, Мөхәммәд с.г.в. сөннәтен үтиләр. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Рамазан уразасыннан соң иң саваплы уразалардан – Мөхәррәм аенда тоткан ураза», – дип әйтә. Мөхәррәм аенда булган ураза Гашура уразасы дип әйтелә.
Мөхәррәм аеның унынчы көне динебездә «Гашура» көне дип санала вә «Гашура» сүзе гарәпчәдән унны аңлата.

Гашура уразасының әҗере бигрәк зур. Бер хәдистә: «Гашура уразасының тоткан бер көне утыз ел буе тоткан уразаның савабына тиң булыр», – диелә.
Гашура уразасы ике көн: Мөхәррәм аеның тугызынчы һәм унынчы, я унынчы һәм унберенче көнендә тотыла. Пәйгамбәребез: «Бу көнне кем теләсә, шул ураза тотсын», - дип әйткән. Бу безгә Гашура уразасының фарыз түгеллеген, ә мөстәхәб, ягъни яхшы гамәлләрдән булуын раслый. Шушы көннәрдә мөэминнәр сәдака өләшәләр, мескен-ятимнәрнең, сырхау кешеләрнең барып хәлләрен беләләр.

Шулай ук Гашура көнне мөселман бәндәләр туганнарны, балаларны сөендерәләр, мәҗлесләр коралар, буш вакытларын Коръән укып һәм башка изге гыйбадәтләр кылып үткәрәләр.

Фәрдия Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International