4 ноябрь - Казан Изге ана иконасын көне

2013 елның 4 ноябре, дүшәмбе
4 ноябрь - Казан Изге ана иконасын көне. 1612 елның 4 ноябрендә Мәскәүне поляклардан азат итүне искә алуда Казан әнә шулай итеп үз өлешен кертә.

Христианнар Изге ана иконасын елга ике тапкыр: 21 июльдә һәм 4 ноябрьдә искә ала. 21 июль – иконаның табылган көне, 4 ноябрь – Русияне поляклардан азат иткән көн: правослау руханиләре полякларны җиңәргә нәкъ менә шушы икона ярдәм итте дип саный. Әлеге икона татар мәркәзе Казанның 1000 еллыгын тантана иткәндә Ватиканнан кайтарылган иде.

Фәрдия Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International