Бүген иртәнге киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Каюмов шундый йөкләмә бирде.
Киңәшмә башында район Советы Аппараты җитәкчесе Әнүзәр Юнысов 2025 елның 15 гыйнварыннан 8 февраленә кадәр район җитәкчеләре катнашында халык белән очрашулар үткәрелүен билгеләп үтте.
Очрашулар йомгаклары буенча халыктан килгән сораулар исемлеге төзелде. Барлык мөрәҗәгатьләр киләчәктә карау өчен тиешле хезмәтләргә һәм ведомстволарга җибәреләчәк.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Каюмов һәр мөрәҗәгатьне игътибар белән карарга һәм эшкә алырга кушты.й
Айдар Каюмов кыска вакыт эчендә Халык әйткән проблемаларны хәл итүдә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешеп булды, дип өстәде.