Каникулларны файда белән уздырыгыз

2013 елның 3 ноябре, якшәмбе
2013-2014 уку елының көзге каникуллары башланды. Әлеге көтеп алынган ял вакытларын файда белән уздыру һәрбер гаиләнең максаты булырга тиеш. Әлмәтнең төбәкне өйрәнү музейында 5 ноябрь көнне “Ачык ишекләр” көне үткәрелә. Биредә “Барысы да шулай башланды...”, “Ул бөек еллар алдында баш иябез”, “Чорланың барлык яшьләре,берләшегез” һәм күп төрле башка күргәзмәләр белән танышып, музей буйлап экскурция оештырырга мөмкин. Туган төбәкне өйрәнү музейы дүшәмбедән җомгага кадәр иртәнге 10 нан кичке 4 кә кадәр эшли. Музейның адресы: Әлмәт шәһәре, Тынычлык урамы, 1 нче йорт.Тел: 22-04-22.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International