Әлмәттә халык корреспонденты бәйгесе бара

2013 елның 3 ноябре, якшәмбе
Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат үзәге профессиональ булмаган журналистлар арасында “Халык корреспонденты” дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде. Чара рәсми рәвештә 1 ноябрьдә старт алды. Исегезгә төшерәбез, әгәрдә сез кешеләргә сабак, гыйбрәт булырлык берәр вакыйганың шаһиты булсагыз, кайнар яңалыкларны белсәгез, тәэсирләрегез белән уртаклашырга теләсәгез Әлмәт районының рәсми сайтына язмаларыгызны җибәрә аласыз. Шулай ук тишсез урыннарда яткан чүп өемнәре, юллардагы чакыр- чокырланы фотога төшерергә мөмкин.

Бәйгегә 1 декабрьдә йомгак ясалачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International