Татар теле якынайды

2013 елның 3 ноябре, якшәмбе
Агымдагы елның январь аеннан Мәгариф һәм фән министерлыгы порталында татар теленә өйрәтүче “Ана теле” дип аталган Online-мәктәп эшли башлады.

Россия Федерациясендә татар теле таралышы буенча икенче урынны алып тора. Бу телдә 6 млн артык кеше аралаша.

Югарыда телгә алынган программадан һәрбер интернет кулланучы файдалана ала. Өйдән чыкмый торып кына да татар телендә шактый йөгерек сөйләшергә һәм аралашырга мөмкинлек бирүче Online-мәктәптә һәр көн үзгәрешләр булып, программа яңартылып тора. Бүгенге көндә “Ана теле” проекты буенча 96 дәрес, 96 видеофильм, 5 меңнән артык аудиороликлар чыгарылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International