2025 елның 3 февралендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге тарафыннан машина йөртүчеләрне «Тоннель» массакүләм тикшерү буенча профилактик операция үткәрелде.
Әлеге операция барышында 242 машина йөртүче тикшерелгән һәм 4 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, атап әйткәндә, куркынычсызлык каешын такмаган килеш йөрү – 3 һәм медицина тикшерүен узудан баш тарту -1.