2024 елда Әлмәт районында 113 юл-транспорт һәлакәте булган. Бу саннар артында кеше гомере тора: 17 кеше үлгән, 133 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Шулай ук 550 исерек килеш машина йөртү факты теркәлгән. 2024 елда транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган яки мәхрүм ителгән 9 юл-транспорт һәлакәте булган, 2 кеше һәлак булган.
2025 ел башыннан 10 юл-транспорт һәлакәте булган, 1 кеше һәлак булган.
Һәлакәтләр саны 10,3% ка һәм яралылар 12,5% ка кимегән. Һәлак булучылар саны 6% ка кимегән. Шуңа да карамастан, һәр юл-транспорт һәлакәте- кемнеңдер тормышы, сәламәтлеге һәм язмышы ул!
Исегездә тотыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү-ул бурыч кына түгел, ә үзең һәм тирә-юньдәгеләр алдында зур җаваплылык та. Хәтта зур булмаган хокук бозу да фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.