Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләр - хоккей турниры җиңүчеләре!

2025 елның 7 феврале, җомга

Лениногорскиның «Нефтяник» боз сараенда балалар йортларында тәрбияләнүчеләр арасында «Шугалак» хоккей буенча IV турнир узды. Әлмәт балалар йортының «ШКИД» командасы бик яхшы уен күрсәтте һәм беренче урынны яулады!

Балаларны Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов шәхсән бүләкләде.

Яшь хоккейчыларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International