Физкультура колледжы командасы - республиканың теория Олимпы призеры

2013 елның 2 ноябре, шимбә
Октябрь азагында Казанның Идел буе ГАФКСиТында киңкүләмле теоретик «Олимпия» көне уздырылды. Татарстанның 12 югары һәм урта һөнәри белем учреждениеләре студентлары һәм яшь галимнәре «Олимпия хәрәкәте, физкультура һәм спорт үсешенен актуаль проблемалары» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә доклад укыдылар. Әлмәт физкультура колледжының икенче курс студентлары Евсеев Денис һәм Абдуллина Альбина иң беренчеләрдән булып чыгыш ясадылар. Аларның тикшеренү эшләре жюри тарафыннан югары бәяләнде. Колледжның өченче курс студенты Федорова Оксананың доклады Универсиадага һәм Лондонда узган утызынчы Олимпиадага багышланды. Оксананың эше иң яхшыларның берсе дип табылды һәм ул киләсе елның янврендә Мәскәүдә финал турда чыгыш ясаячак. Нәтиҗәдә Әлмәт физкультура колледжы студентлары командасы өченче урынны яулауга ирештеләр һәм аларга Дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Команданы бәйгегә колледжның югары категорияле укытучысы Миннур Латыйпова әзерләде.

Мәгълүмат Әлмәт физик культура колледжы тарафыннан тәкъдим ителде.Октябрь азагында Казанның Идел буе ГАФКСиТында киңкүләмле теоретик «Олимпия» көне уздырылды. Татарстанның 12 югары һәм урта һөнәри белем учреждениеләре студентлары һәм яшь галимнәре «Олимпия хәрәкәте, физкультура һәм спорт үсешенен актуаль проблемалары» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә доклад укыдылар. Әлмәт физкультура колледжының икенче курс студентлары Евсеев Денис һәм Абдуллина Альбина иң беренчеләрдән булып чыгыш ясадылар. Аларның тикшеренү эшләре жюри тарафыннан югары бәяләнде. Колледжның өченче курс студенты Федорова Оксананың доклады Универсиадага һәм Лондонда узган утызынчы Олимпиадага багышланды. Оксананың эше иң яхшыларның берсе дип табылды һәм ул киләсе елның янврендә Мәскәүдә финал турда чыгыш ясаячак. Нәтиҗәдә Әлмәт физкультура колледжы студентлары командасы өченче урынны яулауга ирештеләр һәм аларга Дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Команданы бәйгегә колледжның югары категорияле укытучысы Миннур Латыйпова әзерләде.

Мәгълүмат Әлмәт физик культура колледжы тарафыннан тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International