Марат Гирфанов шәһәр объектлары буенча киңәшмә уздырды

2013 елның 2 ноябре, шимбә
Бүген башкарма комитет җитәкчесе үзенең атналык шимбә киңәшмәсен уздырды. Киңәшмәдә Бигәш урамындагы парк яны зоналарын һәм 11 нче мәктәп районын, Ленин-Җәлил урамнары киселешендәге тротуарларны төзекләндерү, спорт мәйданчыкларын урнаштыру, балалар бакчалары төзелеше, калада яңа автобус тукталышлары булдыру кебек мөһим мәсьәләләр каралды.
Бер заманча автобус тукталышын булдыру 100 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр чыгым сорый. Бу турыда үәм тукталышларның төрләрен сайлау буенча сөйләшү үтте.


Әлмәтнең баш рәссамы «Юбилейный» Спорт сарае каршындагы спорт даны аллеясындагы Физкультурачы хәйкәленең төрле вариантларын тәкъдим итте. Хәйкәл киләсе елга урнаштырылыр, дип планлаштырыла. Биредә Әлмәт муниципаль районы спортчылары турында мәгълүматлар урын алачак. Хәзерге вакытта монументны төзүгә акча средстволары туплау бара.

Киңәшмәдә шулай ук "Халык контроле", шәһәр имиджы, "Шәһәр мохиты" конкурсы һәм башкалар турында сүз барды.


Резеда Исмәгыйлева әзерләде, «Альметьевский вестник»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International