Президент катнашындагы шимбә видеоконференциясе

2013 елның 2 ноябре, шимбә
Традиция буенча иң беренче чиратта төзелеш мәсьәләләре каралды. Балалар бакчалары төзелешенә Президент аеруча зур игътибар бирелде. Киңәшмә барышында Балтач һәм Түбән Кама районнары җитәкчеләре белән элемтәгә керелде.

" Хезмәтне саклау кагыйдәләре һәм нормаларына өстенлек бирү зарур", - дип, тагын бер тапкыр кисәтте ТР ның Төзелеш һәм ЖКХ министры Ирек Фәйзуллин. Полициянең участок уполномоченныйлары өчен торак төзүне дә министр контрольгә алырга кирәклеген искәртте. Ел азагына кадәр әлеге өлкәдәге тәзелеш эшләре тәмамланырга тиеш. Әлмәт районында мондый 2 йорт төзелүен искәртеп узарга кирәк. Алар Яңа Кәшердә һәм Рус Акташында төзелә.
Универсиадага стадионны әзерләүдәге ярдәмнәре өчен районнарга бүләк ителгән универсаль спорт мәйданнарының әзерлеге турында да мәгълүмат җиткерелде. Шулай да, барлык районнар да әлеге эшкә җаваплы карашта түгеллеге ачыкланган.

Көнбагыш культурасын урып-җыю барышы белән ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов таныштырды. Министрның чыгышы күпчелеге белән терлекчелек тармагына багышланды. "Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренең төп кереме сөт продукциясен сату белән бәйле. Октябрь аенда савымның түбәнәюе күзәтелде. Элеккегерәк вакытларда мондый түбән күрсәткечләр өчен катгый чаралар күрелә иде", - дип, ассызыклады ул. Кайбер "сөтле " районнар яхшы күрсәткечләре өчен яхшы гына субсидияләр алганнар. Мисал өчен, Балтач районы 80 млн сум күләмендә ярдәм алган.

Савым установкалары буенча Әлмәт районы, азнакайлылардан кала, икенче урында. "Сөт сатып алуның бәясен арттыру нәтиҗәсендә сыер савучыларның хезмәт хакы да артачак, һәм бу үз чиратында яхшы стимул булачак", - дип ассызыклады авыл хуҗалыгы министры.

Киңәшмәдә шулай ук «Ачык Татарстан» яңа мобиль кушымта турында да сүз барды. Әлеге яңалык белән барлык муниципалитетларның да кулланмавы ачыкланган. Кайбер район порталларындагы мәгълүматларның татар телендә куелмавы да әйтелде.
"Без "Ачык Татарстан" аша мәгълүмат базасын туплыйбыз, ул 100 процент файдалы булырга тиеш. Ике дәүләт теле булганга күрә, рәсми сайтлардагы мәгълүматлар да ике телдә булырга тиеш!" – дип ассызыклады Президент.

Резеда Исмагилова,
"Альметьевский вестник" газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International