4 ноябрь көнне Мәҗит Салихов «Туры элемтә»дә катнашачак

2013 елның 2 ноябре, шимбә
Дүшәмбе көнне «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 19.00 сәгатьтә узачак «Туры элемтә» программасында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов туры эфирга чыгачак. Чыгарылышның темасы Әлмәткә багышланган.
Соңгы елларда шәһәр тормышында булган үзгәрешләр, яңалыклар һәм башка күп кенә көнүзәк мәсьәләләр – болар барысы да эфир барышында яңгыраячак. Программаны республикада яшәүчеләр генә түгел, Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит илдә яшәүчеләр дә карый алачак.

Резеда Исмагилова,
"Альметьевский вестник" газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International