2024 елда Татарстанда 15 900 гаилә ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга юнәлдергән. 2,4 мең гаилә ана капиталын кредит акчаларын җәлеп итмичә торакны турыдан – туры сатып алуга, ә 13,5 меңе кредит һәм займнар кулланып файдаланган. Бу максатларга РСФның Татарстан Республикасы буенча бүлеге 10,3 млрд. сум күчергән.
«Төп бурычны яки ипотека буенча беренчел кертемне каплаган очракта сертификат акчаларын бала тугач ук тотарга мөмкин, бала туу белән бәйле рәвештә ана капиталына хокук барлыкка килгән. Ана капиталы акчаларын, кредит акчаларын җәлеп итмичә генә, торак шартларын яхшырту өчен, тууы белән бәйле рәвештә ана капиталына хокук барлыкка килгән балага 3 яшь тулгач кулланырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Торак шартларын яхшыртуга ана капиталы акчалары белән эш итү турында гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында бирергә мөмкин, ә кредит акчалары җәлеп ителгән очракта — шунда ук кредит рәсмиләштерелә торган банкта. Димәк, гаиләгә бары тик Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге үзара хезмәттәшлек турында килешү төзегән банкка гына мөрәҗәгать итү җитә. Банклар исемлеге белән Россия Социаль фонды сайтындагы төбәк битендә танышырга мөмкин.
Актуаль яңалыклар белән Сез безнең социаль челтәрләрдә — ВКонтактеда, Одноклассникида һәм Telegramда таныша аласыз., шулай ук Россия Социаль фонды бүлекчәсенең Татарстан Республикасы буенча Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1. (дүшәмбе.-пәнҗешәмбе 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга 08.00 дән 15.45 кә кадәр).
Белешмәләр өчен телефон: 32-18-12, 32-18-15.