Гомумшәһәр планеркасы: бурычлар бергәләп хәл ителә

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

Бүген, 3 февральдә район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова шәһәркүләм планерканы күңелле яңалыклар белән башлады. Әлмәт районы узган ел сатып алулар нәтиҗәлелеге рейтингында җиңүче дип танылды һәм XII республика конкурсының «Үзәк чыршыны иң яхшы бизәү һәм эре муниципалитетлар арасында Яңа ел чараларын үткәрү» номинациясендә кабат җиңү яулады.

ӘМР Советы Аппараты җитәкчесе Әнүзәр Юнысов алдагы киңәшмә йөкләмәләренең үтәлеше турында сөйләде. Гараж һәм дача амнистияләре буенча объектларны гадиләштереп теркәү мөмкинлеге турында мәгълүмат район сайтында һәм «ВКонтакте», «Telegram», «Одноклассники» социаль челтәрләрендә урнаштырылган. 2025 елның 31 гыйнварына районның муниципаль милек реестрында 651 торак бина исәпләнә. 329 граждан социаль наем шартнамәләре төзегән, 20 бинада ремонт ясалган. Гыйнвар аенда торак комиссиясе 6 фатирны бүлгән.

Юлларны һәм тротуарларны кардан һәм боздан чистарту буенча актив эш дәвам итә. 27-31 гыйнвар көннәрендә «ГУАД» АҖ Чехов, Гагарин, Заслонов, Төзүчеләр проспекты, Гафиятуллин, Чернышевский, К.Цеткин, Ленин, Киров, Р. Фәхретдин, Тимирязев, Совет, Тукай, Галиев, Мәрҗани, Җәлил урамнары буйлап 25 эшче һәм 23 берәмлек техника эшләп йөрде.

Пенсионерлар өчен өстәмә белем бирүнең дүрт мәктәбендә дәресләр тәкъдим ителә: Җәлил ур., 9; Нефтьчеләр ур., 41; Волгоград ур., 12; Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселок, Некрасов ур., 2. Программага рәсем сәнгате, декупаж һ.б. буенча мастер-класслар керә. Бәясе 100 сумнан 2000 сумга кадәр.

«Таттелеком» ҖАҖ Әлмәт ЗУЭСы директоры Артем Надин филиалның 2024 елдагы эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады. Компания республиканың көньяк-көнчыгышындагы ун районга хезмәт күрсәтә. Төп күрсәткечләр 548 млн сумнан артып китте, бу алдагы хисап чорына караганда 10,8% ка күбрәк. Төп юнәлешләрнең берсе – видеокүзәтү камераларын урнаштыру һәм аларга хезмәт күрсәтү. Әлмәттә аларның саны 2000дән артык, үсеш 23% тәшкил итә. Аларның 974 камерасы «Имин ишегалды» программасына карый, ә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында 427 камера урнаштырылган. IP-домофония колачлау 46% ка арткан һәм 12 мең фатирга җиткән.

Башкарма комитет җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова хокук бозуларны кисәтү һәм ачу өчен урнаштырылган видеокамераларның нәтиҗәлелегенә анализ ясарга, шулай ук әлеге программа кысаларында тавыш хәбәрчеләре челтәрен киңәйтергә кушты.

Ахырда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков проблемалы су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу участоклары, шулай ук 2025 елга планлаштырылган эшләр турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International