Бүген без илебез тарихында мөһим көн - 1943 елда Сталинград сугышында Кызыл армиянең немец-фашист гаскәрләрен җиңүенә багышланган Россиянең хәрби даны көнен билгеләп үтәбез.
Бу сугыш Бөек Ватан сугышының борылыш мизгеле булды һәм тарихка XX гасырның иң масштаблы сугышларының берсе буларак кереп калды. Алты ай дәвамында безнең солдатлар, Сталинградның һәр йортын, һәр урамын басып алучылардан саклап, гаҗәеп ныклык һәм батырлык күрсәттеләр.
Бу көнне без Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән барлык кешеләрне искә алабыз һәм хөрмәтлибез. Каһарманнарга мәңгелек хәтер!