«Бәхетле бергә 2.0» проектына старт бирелде!

2025 елның 1 феврале, шимбә

Бүген ГХАТта Әлмәт районы Яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан грант проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Бәхетле бергә 2.0» проекты кысаларында никахлашырга карар кылган 7 пар өчен интерактив программа уза.

Ул никахлашкан парларны якынайтуга юнәлдерелгән, проектта мөнәсәбәтләрне законлаштырган 1000 парны колачлау планлаштырыла.

Мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм гаилә традицияләрен булдыру буенча чаралар сериясе ел дәвамында узачак. Шулай ук яшь парларга шәһәр һәм район сәүдә предприятиеләреннән ташламаларга сертификатлар һәм купоннар тапшырылачак. «Бәхетле бергә 2.0» проекты Әлмәт муниципаль районында демографик хәлне күтәрүгә юнәлдерелгән.

Проектка 89503114645 телефоны буенча детальләрен ачыклап, яшь пар бушлай кушыла ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International