Казанда муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасына һәм бәйрәм бизәлешенә республика конкурсына йомгак ясалды.
Конкурс йомгаклары буенча Әлмәт Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләре белән ярышып, «Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм Яңа ел чараларын үткәрү» номинациясендә беренче урынны алды.
Бүген бүләкне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова алды.
Шулай ук «Көньяк-көнчыгыш төркем җирлекләрендә үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм Яңа ел чараларын үткәрү» номинациясендә өченче урынны Габдрахман авылы алды.
Яңа ел чараларын әзерләүдә һәм шәһәрне бизәүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Лаеклы җиңү!