Балыкчылар бозга чыкканда тәвәккәлли

2025 елның 31 гыйнвары, җомга

Экология һәм төзекләндерү департаменты белгечләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән берлектә, боз астында балык тотуны яратучыларга кышкы бозның мәкерле булуы турында тагын бер кат искәртү өчен профилактик рейд үткәрделәр.

Әлмәт шәһәренең эзләү-коткару посты начальнигы Фәсхетдин Сыраев катлаулы һәм куркыныч боз торышы турында кисәтә. Эри торган бозга чыгу куркыныч. Җылыну башлангач, бозга чыгу тыела!

Тыюны бозган өчен 2 мең сум күләмендә административ штраф каралган.

Тормышыгызны, сәламәтлегегезне кайгыртыгыз-юкка куркыныч астына куймагыз! Сак булыгыз.

Ашыгыч хәлдә 112 номерына шалтыратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International