30 октябрьдә Дәүләт Советында Бөтенроссия җирле үзидарә советының Татарстан бүлеге белән бергә оештырылган ТР Муниципаль берәмлекләр конференциясе узды. Анда Бөтенроссия муниципаль берәмлекләр съездына Татарстаннан делегатлар сайланды.
“Бөтенроссия җирле үзидарә советы” ҖЧҖнең Татарстан бүлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Василий Логинов Бөтенроссия муниципаль берәмлекләр съезды 8 ноябрьдә Суздальда уза дип белдерде. Форум җирле үзидарә өлкәсендә Россия Федерациясенең яңа Конституциясенә 20 ел, “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы” Федераль закон кабул ителүгә 10 ел һәм Россия тарафыннан Ауропа җирле үзидарә хартиясен ратификацияләүгә 15 ел кебек өч документның юбилеена багышлана.
ТР муниципаль берәмлекләр башкарма директоры Александр Барышев конференциядә катнашучыларны съезд делегатларына кандидатлар исемлеге белән таныштырды. Алар арасында нефтьчеләр башкаласыннан Әлмәт шәһәре башлыгы урынбасары Николай Бочкарев һәм Габдрахман авылы җирлеге башлыгы Өлфәт Усманов та бар.