Әлмәт театры артисты Сәкинә Минханованың юбилей кичәсе узды

2013 елның 1 ноябре, җомга
Кичә, 31 октябрь көнне, Әлмәт татар дәүләт драма театрында Татарстанның халык артисты Сәкинә Минхановага 55 яшь тулу уңаеннан тантаналы чара һәм И.Зәйнинең “Сагынуларга ни чара” бенефис спектакле премьерасы булып узды. Юбилярны котларга Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, башкалабыз Казанның Галиәскәр Камал, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Минзәлә, Башкортстан дәүләт театрларыннан танылган артистлар, туган ягы Балык Бистәсеннән авыл җирлеге башлыгы һәм якыннары, “Татнефть”ААҖ “Рухият” рухи яңарыш фонды башкарма директоры Флера Шәйхетдинова, “Хәзинә” газетасы редакторы Илшат Мингәрәев һәм башка мәртәбәле кунаклар килгән иде.

Сәкинә Минханова үзенең таланты, кабатланмас образлары белән озак еллар дәвамында тамашачылар мәхәббәтен яулаган артист. Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туып-үскән кыз Казан театр училищесын 1981 елда тәмамлап, Әлмәткә юллама ала. Беренче чирканчыкны Р.Батулланың “Исәп-хисап” драмасында алган яшь актриса монда Нәзирә образын тудырганда ук җиңел сыны, сыгылмалы хәрәкәтләре белән үзенең талантлы, нәкъ менә сәхнә өчен туган кеше булуын раслый. Роль өстендә эшләгәндә ул бик озак эзләнә, тамашачыларга образның эчке халәтен тулысы белән ачып сала. Шуңадыр да, аның рольләре күңелгә кереп кала, уңыш китерә. Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр”ендәге Сәрби образы белән ул “Иң яхшы хатын-кыз образын тудыручы” номинациясендә җиңү яулый. Ул тудырган 50гә якын образ көчле, эчке дөньялары матур булу белән аерылып тора. Чыгыш ясаучыларның һәрберсе Сәкинә ханымның иренә сөекле хатын, улларына кадерле әни, хезмәттәшләренә ышанычлы дус, меңәрләгән тамашачыларның яраткан артисткасы булып яшьнәп яши белгәненә соклануларын белдереп, матур, бәхетле тормышың дәвамлы булсын дигән теләкләрен җиткерделәр.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International