Әлмәт районы Колшәрип авылында регионара гуманитар форум узды

2013 елның 1 ноябре, җомга
Әлмәт районы Колшәрип авылының Мәдәният йортында, “Изге сөткә ни җитә!?” күңел авазым белән дәшәм” дип аталган, Экологик елга багышланган, регионара гуманитар форум узды. Әлеге форум Татарстан нефте чыга башлауга 70, Әлмәт шәһәренә - 60, Азнакай шәһәренә - 25, Әлмәт язучылар оешмасына - 50 ел тулу уңаеннан оештырылган һәм экологик культураны үстерүгә юнәлтелгән иде.

Бәйрәм тантанасы Әлмәт муниципаль районы Колшәрип авылы һәм Азнакай районы Тымытык авылларының туганлашу нигезендә, табигать сафлыгы, рухи камиллек хакына буыннар очрашуы итеп әзерләнгән. Кунакка Азнакайдан, Тымытык авылынан ветераннар, үзешчән артистлар, балалар, бик күп кунаклар килгән иде. Хуҗалар да кунакларны җыр-бию, милли ризыгыбыз чәкчәк тотып каршы алдылар.

Тугандаш шәһәрләр бар иде. Хәзер тугандаш авылларыбыз да бар. Бәйрәмне оештыручылар үз алларына нинди максатлар куйган булсалар, алар тулысы белән үтәлде дип уйлыйм. Бәйрәм көткәннән дә матур һәм бик җылы узды.

Без төрле җирләрдә туып, төрле җирләрдә яшәсәк тә, күңелләребездә туган илебез, якташларыбыз белән горурлык, туган нигезебезгә мәхәббәт ята. Менә шулай бергә җыйналып күлеләрдә йөрткән уй-кичерешләребезне уртаклашу кирәкле гамәл. Әлеге матур йола дәвамлы булсын, гомерле булсын дип, оештыручыларга ихластан олы рәхмәтебезне җиткерәсе килә.

Илүсә Нәбиуллина,
Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International