Октябрь ае Әлмәттә шагыйрә Саҗидә Сөләйманова айлыгы буларак үтте

2013 елның 1 ноябре, җомга
Октябрь ае Әлмәттә шагыйрә Саҗидә Сөләйманова айлыгы буларак үтте

Шагыйрә Саҗидә Сөләйманова 1926 елның 3 октябрендә Башкортстанның Яңавыл районы, Яңавыл авылында туа.

Саҗидә Сөләйманова 1955 елда тормыш иптәше Әдип Маликов белән Әлмәт шәһәренә күчеп килә һәм 1973 елга кадәр Әлмәт нефть техникумында тарих укытучысы булып эшли.

1973 елда профессиональ язучылык белән шөгыльләнә башлый.

«Кыр казлары», «Кем уяткан Ләйләне», «Бәхетне үзем табам» һәм башка шигъри җыентыклар, «Гөлбадран», «Мәхәббәт сынавы» кебек проза әсәрләре авторы.

1980 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

1963 елдан СССР Язучылар Берлеге әгъзасы.

2006 елда “Татнефть” акционерлык җәмгыяте, Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк булдырды. Менә сигезенче ел инде әдәбияттә үзләрен күрсәткән иҗат кешеләренә әлеге мәртәбәле бүләк бирелә. Дүрт дистәдән артык иҗат әһеле әлеге бүләккә лаек булды инде.

2013 елда әлеге бүләккә Казаннан халык язучысы Гәрәй Рәхимгә, “Болгар” радиосы редакторы, шагыйрә Шәмсия Җиһангировага, Аксубайдан шагыйрә Рушания Низамоваларга, ә кызыксындыру премиясе Әлмәттән шагыйрә, “Кызыл каурыйлар” әдәби түгәрәк җитәкчесе Минзифа Әхмәтшинага, Азнакайдан язучы Марсель Гарифка һәм Казаннан Ләлә Сабировага бирелде.

Илүсә Нәбиуллина,
Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International