«Бала - төп пассажир!» - Әлмәтнең 55 нче «Тургай» балалар бакчасы педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре Дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ профилактика бүлеге, ата-аналар һәм мәктәпкәчә учреждениенең Әтиләр советы белән берлектә оештырган акция шулай дип атала иде.
Акция куркынычсызлык каешларын һәм балаларны тотып тору җайланмаларын куллану өлешендә хокук бозуларны булдырмауга юнәлдерелгән.