Гараж амнистиясе һәм дача амнистиясе: үз объектларыгызны рәсмиләштерергә өлгерегез!

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

2021 елның 1 сентябреннән Россиядә гараж амнистиясе старт алды! Әгәр сезнең 2004 елның 30 декабренә кадәр төзелгән гаражыгыз бар икән, яки сез мондый объектның варисы булып торасыз икән, сезнең аны гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерү мөмкинлегегез бар.

Әлмәт районында закон гамәлгә кергәннән бирле 1156 гараж һәм 1874 җир кишәрлеге милеккә бушлай рәсмиләштерелгән инде!

2022 елның 1 июленнән «Дача амнистиясе 2.0» турындагы закон үз көченә керде. Ул 1998 елның 7 маена кадәр дәүләт һәм муниципаль җирләрдә төзелгән торак йортларга хокукларны рәсмиләштерүне гадиләштерә.

Әлеге амнистия кысаларында 37 торак йорт һәм алар астындагы 192 җир кишәрлеге рәсмиләштерелгән инде!

Игътибар итегез: сроклар чикле! Гараж амнистиясеннән 2026 елның 1 сентябренә кадәр, ә дача амнистиясеннән 2031 елның 1 мартына кадәр файдаланырга мөмкин.

Консультация алу өчен Татарстан Республикасының Әлмәт муниципаль районындагы Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге комитетына Г.Тукай пр., 9а, 2 кат, 4,5 тәрәзә адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Гараж һәм дача амнистиясе буенча җир кишәрлеген милеккә бирү тәртибе белән сез монда таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International