Екатерина Кошкина-шәһәребезнең Олимпия резервы спорт мәктәбе спортчысы, дөньяның 17 иленнән килгән спортчылар ярышкан Иван Ярыгин Кубогы халыкара турнирының бронза призеры булды.
Бу медаль — Екатеринаның шәхси казанышы гына түгел, ә бөтен Әлмәт өчен тарихи мизгел дә! 36 нчы Иван Ярыгин Кубогында Екатерина һәм аның тренерлары шаккаткыч нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Екатеринаны бу җиңүе белән котлыйбыз һәм аның киләчәк спорт юлында уңышлар телибез!