Әлмәт районында «Россия Почтасы» ның яңартылган бүлекчәсе ачылды һәм яңа 4G база станциясе эшләтеп җибәрелде. чара Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш, дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы кысаларында узды.
Кузайкино һәм Бишмунча авылларында модернизацияләнгән почта элемтәсе бүлекчәләре РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Цифрлы икътисад» милли проекты ярдәмендә эшли башлады. Бүлекчәләрдә яңа җиһазлар урнаштырылган, килүчеләр өчен, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә уңайлы шартлар тудырылган.
Дәрбәдень авылында «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль программасы буенча төзелгән яңа 4G база станциясе 88дән артык авыл кешесен, шулай ук Бута һәм Молодежный бистәсе кебек күрше аз халыклы пунктларны югары тизлекле Интернет белән тәэмин итәчәк. Хәзер яшәүчеләрнең видеоэлемтәдән ирекле файдалану, бизнесны онлайн үстерү, товарларга заказ бирү һәм дәүләт хезмәтләрен интернет аша алу мөмкинлеге бар.
Видеоконференцэлемтә буенча чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул әлеге проектларны гамәлгә ашыруның авыл җирендә тормыш сыйфатын яхшырту өчен мөһимлеген билгеләп үтте һәм Россия Президенты Владимир Путинга почта элемтәсенең авыл бүлекчәләрен модернизацияләү буенча федераль программаны хуплавы өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, цифрлы инфраструктураны үстерү республика өчен өстенлекле юнәлеш.
«Россия Почтасы» бүлекчәсенең эш планнары турында фикер алышканда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова ерак торак пунктларны һәм гражданнарның социаль яктан зәгыйфь категорияләрен дә кертеп, халыкның барлык төркемнәренә дә хезмәт күрсәтү мөмкинлеген тәэмин итү зарурлыгына басым ясады.
Эш сәфәре барышында Гүзәл Хәбетдинова Кузайкино авылындагы клубны һәм мәктәпне карады, анда авылның иң борынгы музее урнашкан. Җитәкче шулай ук участок хастаханәсе эше белән танышты, ул 1748 кешегә хезмәт күрсәтә һәм күрше авыллардан килгән пациентларга медицина ярдәме күрсәтә. Хастаханә территориясендә даруханә урнашкан, бу җирле халык өчен уңайлыклар тудыра. Быел «Озак һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында участок хастаханәсен өлешчә ремонтлау планлаштырылган.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова учреждение җитәкчеләренә хезмәтләрнең сыйфатына да, үтемлелегенә дә аерым игътибар бирергә кушты.
«Әлмәт муниципаль районының медицина һәм социаль учреждениеләре мөмкинлекләрен исәпкә алып, күрсәтелә торган хезмәтләр периметрын киңәйтергә кирәк. Һәрбер кеше үзен уңайлы һәм ышанычлы хис итәргә тиеш», - диде Гүзәл Хәбетдинова.