Безнең хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итүне дәвам итәбез. Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Ватанны саклаучылар елында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирү мөһим.
Бүген Курскта ВДВның 56 нчы полкы, ВДВның 137 нче полкы һәм 34 нче аерым гвардия мотоукчылар бригадасы сугышчылары өчен гуманитар йөк тапшырдылар.
Йөк составына иң кирәкле әйберләр: роботлар, медицина кирәк-яраклары, автомобильләр өчен запас частьләр, азык-төлек, маскировка челтәрләре, кием-салым һәм башка бик күп әйберләр кергән.
Исегезгә төшерәбез, гуманитар ярдәм җыю пункты көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр Яшьләр үзәгендә Ленин ур., 21 адресы буенча эшли.