8 нче «Умка» балалар бакчасында «Яктыртыл!» акциясе оештырылды

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

8нче «Умка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар ата-аналар һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә «Засветиться» акциясе үткәрделәр.

Акция тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме җитәрлек булмаган шартларда юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдалануын пропагандалауга юнәлдерелгән. Җәяүлеләр белән яктылык кайтаргычларны куллануның мөһимлеге турында профилактик әңгәмә үткәрелде, аларга юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да фликерлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International