Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәттән ике фермер миллионнан артык сумга грант отты
2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе
Әлмәтлеләр төрле бәйгеләрдә актив катнаша һәм еш кына җиңү яулый, грант ияләре була.
Авыл хуҗалыгы азык-төлеге җитештерү белән шөгыльләнүчеләр дә бәйгеләрне чит итми. Чөнки, ни әйтсәң дә, җиңә калсаң, бу саллы гына ярдәм була бит.
Эшләрен башлап җибәрүче фермерларга һәм крестьян (фермерлык) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә ярдәм итүгә йөз тоткан максатчан программалар эшли. 2012-2014 елларга төзелгән әлеге программаларда башлангыч фермерга иң югары билгеләнгән грант күләме 1,5 миллион, ә гаилә фермаларына 5 миллион сумга кадәр. Узган ел грантка ия булучылар арасында якташларыбыз да бар. Болар – Бишмунчадан Хәлил Мөбарәкшин һәм Нәдердән Рөстәм Хәсәнов. Аларның грантлары 1 һәм 1,5 миллион сум тәшкил итә.
Быел да ике якташыбыз – Яшьләр бистәсеннән савым сыерлар асраучы Зөлфия Юпаева (1,5 миллион сум) һәм Бишмунчадан терлекләр симертү белән шөгыльләнүче Ришат Харисов (1,4 миллион сум) бәйге турларын узып, грант оту бәхетенә ирешкән. Юпаевлар хуҗалыгында мөгезле эре терлекләр саны 70, шуның 20 се – савым сыер. Алардан тыш 85 баш дуңгыз да асрала. Алар грант акчасына техника һәм нәселле сыерлар сатып алырга исәпли. Ришат Харисов ат фермасы төзү белән янып яши. Грант акчасы шушы максатка җибәреләчәк.
– Бәйгедә 259 кеше катнашты. Әлмәт районыннан терлекләр асраучы 10 фермер гариза язган иде. Республика буенча 50 гә якын кеше грант отты, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Извил Габдрәкыйпов. – Грантның бер өлеше федераль, икенчесе республика бюджетыннан финанслана. Акча алдым да бетте түгел. Аның ничек сарыф ителүенә башыннан азагына кадәр күзәтчелек ителә. Фермерлар квартал саен отчет бирәчәкләр. Грант максатчан файдаланылырга тиеш. Бер сүз белән әйткәндә, син ферма оештырырга алынгансың икән, акча да шушы хаҗәтләргә генә тотыла. Мисал өчен, сөт җитештерүгә, терлекләрнең баш санын арттыруга, ферманы су, килү юллары белән тәэмин итүгә һәм башкаларга.
Моннан тыш, агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече исеменә дә бәйге бара. Безнең “Урсала” хуҗалыгы зоотехнигы Александр Шейкин, Токарликов исемендәге җәмгыять зоотехниклары Минәсхәт Мөхәммәтшин, Нәсим Саттаровны инде котларга була. Аларның эш хакларына яхшы гына матди ярдәм өстәләчәк. Әлбәттә, бу грантларның да хуҗалары булу җиңел түгел. Җиңүгә ирешүдә төп критерий – терлекчелек күрсәткечләре. Бәйгегә ай саен йомгак ясала. Җитештерүчәнлек кимесә һәм башка таләпләр үтәлми башласа, төшеп калуыңны көт тә тор.
Иң яхшы белгеч исеменә ел нәтиҗәләре буенча да бәйге бара. Бу юлы грант күләме – 100 мең сум. Аңа дәгъва кылучылар арасында Әлмәт районының авыл хуҗалыгы фидакарьләре булуы да сөендерә. Алда әйтеп узылган өч белгечтән тыш биредә зоотехник Илья Никонов, ветеринария табибы Алмаз Абдулвәлиев, агроном Рифкать Мортазин (өчесе дә “Кичүчат”тан), агроном Альфир Галиев (Токарликов ис.), инженер Илдар Гарипов (“Союз-Агро”), инженер Радик Закиров (“Кичүчат”) катнаша. Бу бәйгедә инде эшчәнлек күрсәткечләреннән тыш белем дәрәҗәсе дә, эш стажы да, башка нечкәлекләр дә искә алына.
Гомумән алганда, райондагы терлекчелек торышына килгәндә, хуҗалыкларда 17200 баш терлек асрала. Бүген савым сыерлардан уртача алганда көненә 10 килограмм тирәсе сөт савыла. Малларның кышны тук чыгачакларына ышаныч зурдан. Концентратларны да кушып исәпләгәндә, бер баш шартлы терлеккә 35 центнер берәмлегендә терлек азыгы туры килә. Узган ел зур күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар кебек үк терлекчеләр дә район башлыгы премиясе алган иде. Премияләр күләме барлыгы 300 мең сум тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе әйтүенчә, район башлыгы быел да әлеге күркәм чараны – күп сөт савучыларны, алдынгы терлекчеләрне бүләкләүне дәвам итәргә ниятли. Кыскасы, иренмәгән кешегә авыл хуҗалыгында да эш хакын, матди керемне арттыру юллары бар.
Ирина Апачаева
"Әлмәт таңнары"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз