Әлмәттә 2025 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегаллары төзекләндереләчәк кешеләр белән очрашулар башланды. Мондый беренче очрашу Яшьләр үзәгендә узды.
Җыелышта район хакимияте вәкилләре, идарәче компанияләр хезмәткәрләре, шулай ук архитектор-проектлаучылар катнаша.
Исегезгә төшерәбез, эшләр башланыр алдыннан халык белән ким дигәндә өч очрашу уздырыла. Очрашуларда катнашырга киңәш итәбез, чөнки мондый хезмәттәшлек төзекләндерү проектына төзәтмәләр кертергә, архитекторга шәхсән сораулар бирергә, үз теләкләрең белән уртаклашырга һәм Территория проблемаларына игътибар итәргә ярдәм итәчәк.
Киләсе очрашу иртәгә, 22 гыйнварда, 18.00 сәгатьтә Түбән Мактама бистәсендә, мәдәният йортында, Некрасов ур., 10 йортта узачак.