Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларның юл-транспорт җәрәхәтләрен булдырмау максатында шәһәр һәм район мәктәпләрендә әңгәмәләр оештырдылар.
Хезмәткәрләр аварияләр статистикасы белән таныштырдылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын искәрттеләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм юлдагы игътибарсызлык аркасында килеп чыгарга мөмкин булган куркыныч хәлләр турында сөйләштеләр.
Материалларны беркетү өчен юл хәрәкәте иминлеге буенча фильмнар күрсәтелде.