Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча чираттагы рейд оештырды

2025 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Ял көннәрендә Әлмәт муниципаль районы территориясендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча идарәсенең комплекслы көчләрен һәм чараларын кулланып профилактик рейд узды. Анда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, полиция участок вәкилләре хезмәткәрләре катнашты.

Әлеге чара барышында 180нән артык машина йөртүче тикшерелде, шулардан 2 машина йөртүче исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән, 6 куркынычсызлык каешын такмаган килеш йөрү очрагы ачыкланды.

Үзегезне һәм тирә-юньдәгеләрне юллардагы фаҗигале нәтиҗәләрдән саклагыз, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең закон белән билгеләнгән нормаларын, юлларда дисциплина һәм мәдәниятне төгәл үтәгез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International