Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашында Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы коллегиясе утырышында Галиәсгар Камал исемендәге Татар театрының яңа бинасында узды.
«Светсервис» МУП автогидроподъемнигы машинисты Марат Кәлимуллин югары җитештерү казанышлары һәм «Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктырту челтәрләрен торгызу» һәм «Безнең ишегалды» республика программаларын гамәлгә ашыруга керткән өлеше, шулай ук Әлмәттә урамнарны тышкы яктырту системаларын модернизацияләү эше өчен Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Предприятие хезмәткәре белән котлыйбыз һәм горурланабыз!