Әлмәттә «МИРАС - Наследие» күргәзмәсе узачак

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

24 гыйнвардан 28 февральгә кадәр Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда «Ак калфаклы рассамнар» берләшмәсе осталары - бөтен Татарстаннан килгән хатын - кыз рәссамнарның эшләрен тәкъдим итүче «МИРАС-Наследие» күргәзмәсе узачак.

Күргәзмә төрле иҗади карашларны һәм техникаларны берләштерә, рәсем сәнгатен, графиканы һәм декоратив-гамәли сәнгатьне тәкъдим итә. Һәрбер эш авторның гаилә, гореф-гадәтләр, өй учагы җылысы һәм буыннар бәйләнеше кебек мөһим темаларга уникаль карашын ача.

Сезне ихласлык, илһам һәм мәңгелек кыйммәтләр турында кайгырту белән тулы сәнгать дөньясына кагылырга чакырабыз. Талантлы осталарның эшләреннән ләззәт алу һәм иҗат аша аларның күңел җылысын тою мөмкинлеген кулдан упкындырмагыз.

Сезне Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International