Әлмәт хәрби хезмәткәре «Суворов» медале белән бүләкләнде

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

Якташыбыз, «Алтай» кушаматлы хәрби хезмәткәр, махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы, профессиональлеге өчен дәүләт һәм ведомство бүләкләренә лаек булды.

2023 елның июлендә, штурм вакытында, ул җәрәхәт алып һәм эвакуациядән баш тартып, батырлык күрсәткән. «Алтай» үз гамәлләре белән хәрбиләрне әсирлеккә алуга ярдәм иткән.

2024 елның сентябрендә, Дрон һөҗүме вакытында «Алтай» бик тиз реакциягә керде, бу аңа мөһим документларны саклап калырга, үзенең иптәшләрен һәм техникасын коткарырга мөмкинлек бирде. Үзенең казанышлары өчен «Алтай» кушаматлы 32 яшьлек хәрби хезмәткәр «Суворов» медале һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале белән бүләкләнде.

Горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International