Узган ел «Әлмәт-Водоканал» АҖ авария хезмәте хезмәткәрләре Әлмәтнең канализация коллекторларыннан 100 тоннадан артык чүп-чар чыгарганнар.
Беренче чиратта, бу шәхси гигиена чаралары, чүпрәкләр, балалар уенчыклары, мамык таяклар һәм пластик шешәләр.
Иң көтелмәгән табылдыклар исемлегендә - сөлге, юрган, 3х6 метр зурлыктагы реклама баннеры һәм хәтта - ИГЪТИБАР! - дуңгыз баласы гәүдәсе.
Исегезгә төшерәбез, хайваннар бәдрәфләре өчен силикагель һәм комкую тутыргычлар суда таркалмый һәм аларны канализациягә ташлау катгый тыела.
Хөрмәтле әлмәтлеләр! Канализация - чүп чиләге түгел. Подвал биналарын су басуның сәбәбе идарәче компаниянең эш итмәве түгел, еш кына халык үзләре гомумйорт милкен дөрес кулланмый.
Һәрберебез коммуналь системаларның чисталыгы һәм төзеклеге өчен җаваплы.