«ГТК» ҖЧҖ «Әлмәтгаз» ЭПУ вәкилләре Әлмәт мәктәпләрендә газ куркынычсызлыгы буенча ачык дәресләр үткәрә.
Бүген мондый дәрес инженерлык лицеенда узды. Башлангыч сыйныф укучыларына газ приборларын куркынычсыз куллану кагыйдәләрен җентекләп аңлаттылар, газ белән бәйле куркынычлар турында сөйләделәр һәм газ агып чыгу билгеләрен танырга өйрәттеләр. Шулай ук балаларга җиһазларга даими техник хезмәт күрсәтү кирәклеге турында искә төшерделәр һәм газ хезмәтенең чын хезмәткәрен мошенниктан ничек аерырга икәнлеге турында киңәшләр бирделәр.
Дәрес балаларда зур кызыксыну уятты! Ахырда алар актив рәвештә сораулар бирделәр, шул исәптән янәшәдә олылар яки телефон булмаса, нишләргә кирәклеге турында.
Мондый дәресләр шәһәрнең барлык мәктәпләрендә дә узачак, ә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен өйрәтүче мультфильмнар күрсәтү планлаштырылган.