«Спутник» яшьләр командасының җиңү дубле

2025 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

13 гыйнварда Әлмәттә «Спутник»ның «Кар барслары» белән җавап очрашуында хуҗалар озак кына «селкенеп йөрделәр». 9 нчы минутта, «4кә 4» уены вакытында астаналылар исәпне ачтылар. «Спутник» икенче периодта гына отыш ала алды. Аның каравы үзенә күрә «дуплет»килеп чыкты. Тигезлекне Солтан Абдүкадыйров торгыза. Ә нибары 38 секундтан соң Ратмир Мәрданов безнең команданы алга алып чыкты.

Аренада киеренке атмосфера хөкем сөрә, башта ул зур булмаган бәрелешләргә әйләнә иде. Аннары тулы канлы сугыш булды. Семен Барков һәм Кәрим Ажибеков 25әр минут штраф алдылар һәм хоккейны бортик артыннан карарга киттеләр.

Кунакларның оборонасын соңгы өчтән берендә әлмәтлеләр тәмам җимерде. Рәттән ике голны үз исәбенә Гадел Кәлимуллин һәм Солтан Абдүкадыйров кертте. Соңгы счетны Артем .чинников билгеләде.

5:1 – бер үк исәп белән «Спутник»ның икенче рәттән зур җиңүе. 18 гыйнварда өйдә Түбән Новгород «Чайка»сы белән уйнаячакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International