«Кышкы каникуллар» оператив – профилактик чарасы кысаларында Урсалы урта мәктәбендә Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча тематик әңгәмә үткәрелде.
Укучыларны агымдагы елның 12 ае статистикасы белән таныштырдылар, яктылыкны кире кайтара торган элементлар турында искәрттеләр, машина юлын ничек дөрес үтәргә кирәклеге турында сөйләделәр.
Балаларга «Кышкы куркынычсызлык» фильмы күрсәтелде һәм тематик белешмәләр таратылды.