Сәламәт яшәү рәвеше – тормыш стиле булырга тиеш

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе
Сәламәт яшәү рәвеше тормыш стиле булырга тиеш. Соңгы елларда, бигрәк тә, әлеге тенденция беренче планга күтәрелә, спортка игътибар арта. 29 октябрь көнне Сәламәтлек саклау идарәсенең актлар залында ведомствоара Советның чираттагы утырышы булып узды. Аның эшендә Әлмәт муниципаль районының Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин, район башлыгының пресс–секретаре Лира Сахапова, “Здоровье” үзәге мөдире Гөлнара Шәфигуллина, Мәгариф идарәсе белгече Любовь Мартемьянова һәм башкалар катнашты. Утырышта массакүләм мәгълүмат чараларның сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаудагы роле ассызыкланды, “Здоровье” мәктәбе эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, яшь буынның сәламәтлеген ныгыту юнәлешендә башкарылырга тиешле эшләр хакында сүз булды.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International