Әлмәт районында гражданнар җыеннары узачак

2025 елның 10 гыйнвары, җомга

15 гыйнвардан безнең районда яшәү урыны буенча гражданнар җыеннары һәм хезмәт коллективлары җыелышлары башланачак. Бу чаралар 2024 елга йомгак ясауга һәм агымдагы елга планнар турында фикер алышуга багышланачак.

Очрашуларда узган елның төп казанышлары каралачак һәм яңа елда авыл җирлекләрен үстерүнең өстенлекләре билгеләнәчәк.

Очрашулар графигы турында тулырак сезнең торак пунктның авыл Советында белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International