Әлмәттә иң яхшылар: Әлмәт ТОСлары конкурста актив катнаша

2025 елның 10 гыйнвары, җомга

Әлмәт ТОСлары "Татарстан Республикасының Елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" республика конкурсында катнашуга әзерлек алып бара.

Конкурсның старты турында "ТР Муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясе игълан итте. Конкурс кысаларында ТОСның 2024 елдагы эше бәяләнәчәк. Җиңүчеләр территорияне үстерүгә юнәлдерелә торган грантлар алачак.

Конкурс ике этапта - муниципаль һәм республика этапларында үткәрелә. Беренче этапка гаризаларны кабул итү вакыты - 16-29 гыйнвар.

ТОСны төрле критерийлар буенча бәяләячәкләр: халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү, физкультура һәм спорт өлкәсендә чаралар үткәрү, мәдәни-массакүләм эш, гражданнарның социаль яктан зәгыйфь категорияләренә ярдәм итү, территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү, ММЧда үз эшчәнлеген яктырту, җәмәгать тәртибен саклауда катнашу һәм башкалар.

Муниципаль этапта катнашу өчен гаризаларны ТОС рәисләре 16 гыйнвардан  pr.goroda@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Икенче этап конкурс комиссиясе тарафыннан үткәрелә. Гаризаларны кабул итү вакыты 6 февральдән 19 февральгә кадәр. "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы" ассоциациясе адресына электрон формада бердәм ведомствоара электрон документ әйләнеше системасын кулланып гариза бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International