Ә сез быелдан Татарстанда этләрне теркәү мәҗбүри булачагын белә идегезме?

2025 елның 10 гыйнвары, җомга

Быелның 1 гыйнварыннан республикада этләрне мәҗбүри теркәү турындагы закон үз көченә керде. Шулай ук якын арада дәүләт хезмәтен эшләтеп җибәрү һәм теркәлмәгән өчен штрафлар кертү планлаштырыла.

Теркәлү республиканың дәүләт ветеринария учреждениеләрендә ике этапта узачак - маркировкалау һәм исәпкә алу.

Теркәү хайваннар популяциясен контрольдә тотарга гына түгел, югалган йорт хайваннарын эзләүне дә гадиләштерәчәк. Билгеләп куегыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International