1785 әлмәтле Яңа ел бәйрәмнәрендә сәламәтлекләрен кайгырткан

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында 4 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр Каратэ йорты янында урнашкан мобиль комплекста һәм шәһәр поликлиникаларында 1785 кеше диспансеризация узды.

Исегезгә төшерәбез, «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында 40 ка кадәр гражданнар түләүсез диспансерлаштыруны өч елга бер тапкыр, ә 40 елдан соң — елга бер тапкыр уза алачак.

Диспансерлаштыру организмның торышы турында җентекләп белергә, мөмкин булган авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга һәм аларның үсешен булдырмаска ярдәм итәчәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International