«Нефтяник» хоккей клубы кичә Тулада узган киеренке финалда җиңү яулап, Евро-Азия Дуслык Кубогына ия булды.
Хәлиткеч матчта Әлмәт командасы Белоруссиянең «Металлург» клубы белән очрашты һәм уенны 4:3 исәбе белән тәмамлады.
Финал ике команда өчен дә чын сынау булды, әмма «Нефтяник» хоккейчылары ныклык һәм осталык күрсәттеләр, һәм бу лаеклы җиңүгә китерде.
Ел бик яхшы нәтиҗәләрдән башланды! Алга, Нефтьче! Горурланабыз!