Шәһәрнең иң матур 14 локациясендә qr-код яшерелгән, аны табарга һәм кушымта аша сканерларга кирәк. Йомгаклау станциясе булып Нефтьчеләр мәйданында урнашкан Кыш Бабай резиденциясе тора.
Яңа ел квесты - гадәттә эш көннәрендә карап булмый торган барлык локацияләргә бару өчен бик яхшы шанс. Сез әле катнашмаган булсагыз, һичшиксез, тырышып карагыз! Резиденция үз эшен 8 гыйнварда төгәлли.