Әлмәт бала тудыру йортында иң беренче бала иртәнге 8:35 тә дөньяга килгән. Бу 54 см озынлыктагы һәм 3470 грамм авырлыктагы кыз.
Бу әни өчен икенче бала тудыру, һәм алар сабый белән үзләрен бик яхшы хис итәләр.
Әти-әниләргә ныклы сәламәтлек һәм бәхет телибез!