«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова акциядә катнашучы биш баланың яңа ел теләкләрен үтәде.
Бүләкләрне әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан балалар, шулай ук аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар алды.
Гүзәл Хәбетдинова балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлау өчен гаиләләргә үзе барып кайтты. Аның белән бергә балалар янына Кыш Бабай һәм Кар кызы да килде.
Балалар тюбинг, чыбыксыз колакчыннар, спорт товарлары кибетенә сертификат, телефон һәм кышкы спорт костюмы сорадылар. Аларның теләкләре Администрация бинасындагы Яңа ел чыршысын бизәгән уенчык шарлар рәвешендә открыткага язылган иде.
Балаларның барлык теләкләре дә үтәлде. Ләкин сюрпризлар моның белән генә бетмәде: балалар шулай ук Яңа ел тылсымчысы — Кыш Бабайдан татлы бүләкләр алдылар.